Утырып волейбол уйнау – терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган спортчылар өчен волейбол төре, паралимпия спорт төре, аны Чаллыда яшәүчеләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләштерә башлады. Алар өчен күнегүләр атнага өч тапкыр 11 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә үткәрелә. Тренер Илгиз Әхмәтшин сүзләренчә, беренче дәресләр агымдагы елның апрелендә башланган, ә май аенда шәһәрнең җыелма командасы, аңа «Феникс» дип исем кушарга карар кылганнар, Казанга ярышларга барган, анда алты команда арасында икенче урынны алган. Нәтиҗәләр буенча берничә кеше Татарстан Республикасы җыелма командасына кергән.
«Арыслан йөрәк» («Львиное сердце») инвалид-спортчыларга ярдәм итү фонды Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга волейбол формасы тапшырды. Фонд президенты Эльвира Ивлева билгеләп үткәнчә, ире Евгений Ивлев белән бергә алар «Арыслан йөрәк» инвалид-спортчыларга ярдәм итү махсус фондын оештырырга карар кылганнар.
«Без мөмкинлекләре чикле командаларга: өлкәннәрнекенә дә, балаларныкына да, шулай ук авыр хәлләргә тарыган балаларга да ярдәм итәчәкбез. Без кием тегәргә оста, әмма бу спорт командаларын кирәкле барлык әйберләр белән ялгызыбыз гына тәэмин итә алмыйбыз. Бу командаларга киемнән тыш, инвентарь, спорт мәйданчыклары һәм башка бик күп нәрсә кирәк, шуңа күрә без башка оешмалардан ярдәм сорыйбыз», – дип сөйләде Эльвира Ивлева.
Евгений Ивлев тренерга спорт экипировкасы комплекты тапшырды. Бу – 13 комплект волейбол формасы.
Билгеләп үтик, Яр Чаллыда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә зур игътибар бирелә, чараларда шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәхсән катнаша. Бу хакта бүләкләү тантанасында Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова сөйләде, ул «Ивлев Прайд» хуҗасы Евгений Ивлевка командага ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде:
«Команда үзе өчен бик төгәл исем сайлаган – "Феникс", ул яңарышны символлаштыра. Сезнең рух ныклыгыгызга карап, без зур горурлык һәм хөрмәт кичерәбез. Үзегезне спортта табып, сез бик мөһим эш башкарасыз – үсеп килүче буын өчен әхлакый ориентир һәм үрнәк булып торасыз.
Нәкъ менә сезнең ярдәм белән Яр Чаллыда яңа спорт юнәлеше – утырып волейбол уйнау барлыкка килүе сөендерә. Шәһәрдә инде коляскада баскетбол үсеш ала, һәм без бу спортчыларның нинди нык ихтыярлы икәнен яхшы беләбез. Сез – чын геройлар, сезнең турында, сезнең көчегез һәм максатчанлыгыгыз турында җәмгыятькә сөйләргә кирәк. Үрнәгегез өчен сезгә рәхмәт!»
Евгений Ивлев адресына рәхмәт сүзләрен «МХО ветераннарының шәһәр советы» ассоциациясе рәисе, Шәһәр Советы депутаты, полковник Шамил Әюпов җиткерде. Ул эшмәкәргә «МХО ветераннарының шәһәр советы»ның рәхмәт хатын тапшырды.
«Тренерга шундый кыска вакыт эчендә шулкадәр көчле команда әзерли алганы өчен зур рәхмәт. Сез МХО зонасында Ватан мәнфәгатьләрен батырларча гына яклап калмыйча, монда да рухыгызны төшермичә җиңү яуладыгыз. Азаматлар, сезгә зур рәхмәт!»— дип ассызыклады ул.
Исегезгә төшерәбез, 11 нче спорт мәктәбе узган ел капиталь ремонтланган иде. Тренер билгеләп үткәнчә, якын арада МХО катнашучыларын волейбол секциясенә җыю башланачак.
Адаптив спорт төрләрен үстерү һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарын социаль адаптацияләү төбәктә «Россия спорты» илкүләм проектының «Адаптив спортны үстерү һәм МХО ветераннарын социаль адаптацияләү» федераль проекты кысаларында алып барыла.