Хәзер 20:49 , 12.3 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда Владимир Высоцкий турында фильм күрсәтеләчәк
Яр Чаллыда Владимир Высоцкий турында фильм күрсәтеләчәк

Яр Чаллы шәһәрендә беренче тапкыр легендар Таганка театрының Владимир Высоцкий катнашындагы гастрольләре турында фильм презентациясе узачак. Чара 2 апрельдә 14:00 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда булачак. Керү ирекле.

Моннан 49 ел элек Юрий Любимов җитәкчелегендәге «Таганка театры» 14 көн дәвамында Яр Чаллыда гастрольләрдә булган. 1974 елның 20 июненнән 4 июленә кадәр театр артистлары шәһәр халкы һәм төзүчеләр өчен 20 спектакль һәм 10 концерт куйганнар, алар күпләрнең йөрәгендә тирән эз калдырган. Гастрольләрнең шаһитлары, Владимир Высоцкий иҗатын яратучылар һәм Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр чарага чакырыла.

Кабул итү графигы