Хәзер 11:03 , 19.6 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда Чернобыль АЭСындагы һәлакәт корбаннары истәлегенә багышланган чара узды

Шәһәрнең Үзәк районында Г.М. Хакимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясы базасында Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәткә 40 ел тулуга багышланган истәлекле чара узды. Бу авария атом энергетикасы тарихындагы иң зур фаҗига булып кала.

Җыелган халыкны Үзәк район администрациясе башлыгы Фидарис Хәбибуллин сәламләде. Ул очрашуда катнашучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм изге теләкләрен белдерде.

Чарага аерым бер җанлылыкны яшь талантлар – 5 номерлы балалар музыка мәктәбе укучылары өстәде. Алар башкаруында яңгыраган моңлы көйләр барлык кунакларның да күңеленә үтеп керде.

Чара кунаклары өчен галерея хезмәткәрләре рәссамнар – Петров абый-энеләрнең 75 еллыгына багышланган күргәзмә әзерләгәннәр. Осталарның якты һәм тәэсирле картиналары беркемне дә битараф калдырмады.

Кич азагында һәр катнашучыга азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

Кабул итү графигы