26 июльдә сәгать 10:00да «Ватан-ана» мемориалы янында Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган тантаналы чара узачак.
Бу көнне илнең диңгез чикләрен саклаучылар, диңгезчеләр гаилә әгъзалары, флот учреждениеләре хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы көчләр ветеран-диңгезчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Чара программасында: хөрмәтле кунакларның чыгышлары, мәңгелек утка веноклар һәм чәчәкләр салу.