Хәзер 01:41 , 15.8 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Шәһәрнең рәсми сайты
Хәзер 01:41 , 15.8 °C
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда яңа сәнгать күргәзмәсе ачыла

Бүген Тарих-туган якны өйрәнү музеенда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Асхан Фәтхетдинов күргәзмәсе ачыла. Килүчеләргә «Баганалар», «Обериглар», «Тәрәзәләрдә атлар» һ.б. цикллардан 44 эш тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә 7 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Асхан Фәтхетдинов – рәссам һәм скульптор. Станоклы сынлы сәнгать һәм агач пластикасы – Асхан Фәтхетдинов иҗатының төп юнәлешләре. Аның эшләренең мөһим бер өлешен агач уеп ясау тәшкил итә. Ул төс образларын һәм буяуларны агач рамнарда оста берләштерә. Аның күп кенә хезмәтләре Габдулла Тукай иҗатына һәм татар халык әкиятләренә багышланган.

Кабул итү графигы