Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты белән Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының уртак күчмә утырышы узды. Депутатлар җәмәгать транспортын цифрлы трансформацияләү, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә кадрлар әзерләү мәсьәләләрен карадылар, берничә мөһим төбәк закон проекты буенча фикер алыштылар. Чара илнең икътисади системасын алдынгы цифрлы карарлар һәм технологияләр кертү аша модернизацияләүгә юнәлтелгән «Мәгълүмат икътисады һәм дәүләтне цифрлы трансформацияләү» илкүләм проекты кысаларында узды. Көн тәртибенә алты мәсьәлә кертелде.
Очрашуны ачып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов мәйданчыкны сайлауның мөһимлеген билгеләп үтте. Ул шәһәрнең икеләтә юбилей – нигез салынуына 400 ел һәм беренче КАМАЗ йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулуын искәртте:
«Яр Чаллы – ул автомобиль төзелеше үзәге генә түгел, ә заманча инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, инновацион технологияләрне үстерү һәм һөнәри кадрлар әзерләү мәйданчыгы да. Шуңа күрә утырыш үткәрү урыны очраклы гына сайланмады. Безнең уртак утырышның төп темасы, мин әйтеп үткәнемчә, цифрлы трансформация шартларында җәмәгать транспортын үстерү белән бәйле. Бу юнәлештә Яр Чаллы билгеле бер потенциал һәм үзгәрешләргә әзерлек күрсәтә».
Төп тема транспорт системасын цифрлы трансформацияләү булды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров шәһәр тәҗрибәсен югары бәяләде: «Без шәһәрнең пассажирлар транспортын үстерүгә заманча технологияләрне ничек эзлекле рәвештә кертүе белән таныштык. Бу автобуслар хәрәкәтен мониторинглау системасы да, маршрутларны планлаштыру өчен мобиль кушымта да. Боларның барысы да шәһәрлеләргә хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә һәм шәһәрнең тотрыклы үсеше өчен нигез тудыра. Һәм, ниһаять, иң мөһиме – халык өчен уңайлылык. Транспорт һәр муниципаль берәмлек тормышында төп рольне уйный. Бу халыкның мобильлеген тәэмин итү коралы гына түгел, ә шәһәрнең үсеш һәм яшәү сыйфаты күрсәткече дә. Шуңа күрә Яр Чаллы җитәкчелегенең транспорт инфраструктурасын модернизацияләүгә игътибары республикабызның башка муниципаль берәмлекләре өчен үрнәк булырга мөмкин».
Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов депутатларны сәламләде, шәһәрнең алга таба үзгәрешләргә әзерлеген билгеләп үтте, гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча актив эш нәтиҗәсендә Яр Чаллыда җәмәгать транспортын уңышлы үзгәртеп коруга ирешүләрен ассызыклады. Трамвай һәм автобус паркларын бердәм муниципаль предприятиегә берләштерү искиткеч нәтиҗәләр бирде, һәм хәзер шәһәр башка төбәкләрдәге хезмәттәшләр өчен үрнәк булып тора. Төп бурыч – пассажирларны күбрәк җәлеп итү өчен ташуларны мөмкин кадәр уңайлы һәм комфортлы итү, дип ассызыклады Фәрит Сәлахов:
«Яр Чаллы һәрвакыт көчле эшкуарлык компоненты белән аерылып торды. Төрле чорлар булды: авырлыклар да, икътисади катлаулылыклар да, ләкин эшкуарлык рухы һәрвакыт бик көчле калды. Без республика дәрәҗәсендә бу секторга кагылышлы законнарда кертелә торган үзгәрешләрне хуплыйбыз. Яр Чаллы, үзгәрешләргә әзер мәйданчык буларак, барлык яңалыкларны да тик уңай нәтиҗәләр бирә торган итеп кертә алыр дип өметләнәбез. Тагын бер мәсьәләләр блогы – торак төзелеше. Бу өлкәдәге вәкаләтләрне нәкъ менә муниципалитетта калдырырга телиләр. Без Яр Чаллыда зур әзерлек эшләре алып бардык һәм инде яхшы нәтиҗәләр күрсәттек, шуңа күрә бу юнәлештә алга таба да уңышлы эшләргә әзербез».
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов доклад белән чыгыш ясады. Ул кадрлар әзерләү һәм тармакны үстерү турында сөйләде. «Шәһәр транспорты» генераль директоры Илдар Гыйзәтуллин «Шәһәр транспорты» муниципаль предприятиесенең эш нәтиҗәләре һәм цифрлы технологияләр кертү планнары турында доклад тәкъдим итте. Ул Татарстан җитәкчелеге һәм мэр Наил Мәһдиев ярдәме белән Яр Чаллыга кече сыйдырышлы автобусларда шәхси ташучылар хезмәтеннән баш тартырга һәм хәрәкәт составын тулысынча яңартырга мөмкин булуын билгеләп үтте. Бүген җәмәгать транспорты белән шәһәрнең һәр икенче кешесе даими файдалана.
«Яр Чаллының муниципаль паркында шәһәребезнең градообразующий предприятиесе – «КАМАЗ» ГАҖ тарафыннан чыгарылган 217 НефАЗ автобусы бар. Инфраструктураны модернизацияләү, алдынгы цифрлы технологияләр кертү һәм иминлекнең сыйфатлы яңа дәрәҗәсен тәэмин итү буенча комплекслы эш алып барыла. Соңгы елларда предприятиедә заманча җитештерү базасы булдырылды: 4 транспорт терминалы төзелде, барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган заманча ремонт бокслары эшли. 50 елдан артык электр транспорты шәһәрнең транспорт системасының аерылгысыз өлеше булып тора».
Арытаба депутатлар закон чыгару инициативаларына күчтеләр. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов кече һәм урта бизнесны финанс яклау чараларын киңәйтү турындагы закон проектын тәкъдим итте.
«Закон проекты дәвалау ләме чыгару һәм куллану белән шөгыльләнүче кече һәм урта эшкуарлык субъектларына финанс ярдәме күрсәтү мөмкинлеген ныгыта», – дип аңлатты ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов.
Республикада яңа һөнәри бәйрәм – Сатып алулар өлкәсе хезмәткәре көнен билгеләү турындагы тәкъдим дә бертавыштан хупланды. Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов өстәде: «Республиканың дәүләт һәм муниципаль сатып алулар системасында меңләгән һөнәри белгеч эшли. Һөнәрне республика дәрәҗәсендә рәсми тану аның абруен күтәрү һәм яшь кадрларны җәлеп итү өчен кирәк».
Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин җирле үзидарә органнарына өлешләп төзелеш өлкәсендә вәкаләтләр бирү турындагы закон проектын тәкъдим иттеләр.
Барлык документлар да Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителергә тәкъдим ителде.
Очрашу ахырында Дәүләт Советы депутаты Олег Николаевка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың шәһәр төзелеше тармагын үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт хаты тапшырылды.