Хәзер 23:15 , 17.4 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Шәһәрнең рәсми сайты
Хәзер 23:15 , 17.4 °C
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Июнь аенда Җәмигъ мәчетен ак мәрмәр белән тышлау башлана
Июнь аенда Җәмигъ мәчетен ак мәрмәр белән тышлау башлана
Июнь аенда Җәмигъ мәчетен ак мәрмәр белән тышлау башлана
Июнь аенда Җәмигъ мәчетен ак мәрмәр белән тышлау башлана

Җәмигъ мәчетендә төзелеш эшләре бара, шәһәр мэры Наил Мәһдиев бинаның периметры буенча узды, эчкә керде, төзүчеләр башкарган эшләрне бәяләде.

Манаралар июнь ахырына урнаштырылачак, 10 июльгә ике ярымай урнаштыру планлаштырылган. 1 августта гөмбәзләр төзелеп бетәчәк, бу вакытка барлыгы биш әзер гөмбәз булачак. Аннан соң җиде гөмбәзнең икесен ясарга калачак. Тиздән бинаны ак мәрмәр белән тышлау, витражлар монтажлау башланачак.

Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, төзелеш башка объектлар тузелеше кебек үк темпта барачак. "Бер генә дин дә кешене начарга өйрәтми, яшәргә, эшләргә, яхшы гамәлләр кылырга һәм игелекле эшләр башкарырга ярдәм итә. Алга таба да эшләячәкбез", - диде Наил Мәһдиев. Ул озак төзелешне тергезергә аны 2019 елда Башкарма комитетның элеккеге җитәкчесе Ринат Абдуллин этәргәнен әйтте. 

Кабул итү графигы