«Эллюки» 3 нче балалар бакчасына йөрүче балалар экскурсия белән 72 нче янгын сүндерү-коткару бүлегендә булды.
Экскурсия җанлы һәм дустанә атмосферада узды. Балалар уңай хис-кичерешләр генә түгел, ә янгын очрагында үзеңне ничек тотарга һәм ни өчен ут белән шаярырга ярамый икәнлеге турында тормыш өчен мөһим белемнәрне дә ныгытты.