24 апрельдә Яр Чаллыда "ИНИЦИАТИВА" яшьләр вакыйгалары марафоны" проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы яшьләре белән эшләү белгечләре өчен семинар-практикум узачак.
2023 елда «Яшүсмерләр» үзәге Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте муниципаль автоном һәм бюджет учреждениеләренең грант конкурсында җиңүче булды, шуның ярдәмендә семинар гамәлгә ашырылачак.