Бүген Тантаналар сараенда 14 яше тулган яшь чаллылыларга паспортлар тапшыру тантанасы узды.
Алар Россия Федерациясе гражданының төп документын шәһәр хакиме Наил Мәһдиев кулыннан алды.
Очрашуда яшүсмерләрнең әти-әниләре, туганнары һәм якыннары катнашты.
Бу вакыйгадан фотоларны «ВКонтакте» «Яр Чаллы шәһәре администрациясе» төркемендә күрергә мөмкин.