Дүшәмбе, 18 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →

«Заман» яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Хәтер» Эшче яшьләрнең шәһәр иҗат фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Фестивальнең Гала-концерты 9 Майда Җиңү паркының төп сәхнәсендә узачак.

Оештыручылар – Яшьләр белән эшләү идарәсе һәм Автозавод башкарма комитеты ярдәме белән Эшче яшьләр советы, «Заман» яшьләр үзәге.

Оештыру комитеты шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының иҗат коллективларын һәм соло башкаручыларын вокал, хореография, нәфис сүз, театральләштерелгән куелыш номинацияләрендә фестивальдә катнашырга чакыра.

Конкурс номерлары жюри әгъзалары тарафыннан электрон рәвештә кабул ителә һәм карала. Аларның иң яхшылары 9 майда узачак гала-концертта күрсәтеләчәк.

Гаризаларны 20 апрельгә кадәр oorm16@gmail.com электрон адресына җибәрергә кирәк.

Белешмәләр өчен телефон: 570-870 («Заман» яшьләр үзәге). 

Кабул итү графигы