Татарстан нефтен үзләштерә башлауга 80 ел һәм Ромашкино нефть яткылыгы ачылуга 75 ел тулу уңаеннан, «Татнефть» хәйрия фонды «Нефть туган җир» әдәби конкурсын оештырды.
Конкурста Татарстанның татар һәм рус телләрендә иҗат итүче һөнәри һәм үзешчән язучылары һәм шагыйрьләре катнаша ала. Иң яхшы әсәрләр 2023 елда нәшер ителәчәк җыентыкка кертеләчәк. Конкурс нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин.