2026 елның беренче яртыеллыгында туган чаллы балалары арасында иң популяр исемнәр Амелия һәм Амир булды. Шулай ук бишлек лидерларына хатын-кыз исемнәре София, Айлин, Амина, Эмилия, ир-ат исемнәре арасында –Марк, Мирон, Тимур, Михаил керде. Бу хакта ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова эшлекле дүшәмбе барышында хәбәр итте.
Ир-ат исемнәре арасында агымдагы елның беренче яртыеллыгында Сократ, Натаниэль, Мелис, Каземир, Янислав, хатын-кыз исемнәре арасында: Атлантия, Мерилин, Микелла, Цветана, Забава, Джоанна очрый.
Ата-аналарның үз балалары өчен сайлаган кушма исемнәре аеруча кызыксыну уята. Кызлар өчен: Айла София, Амина-Севиль, Одетт Кристин. Малайларны: Мөхәммәд Амин, Мөхәммәд Умар, Турпал-Али, Эркан-Омер, Ясир-Абдурраззак дип атадылар.