Хәзер 03:14 , 6.9 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →

8-12 декабрь көннәрендә «Звездный» балалар лагерында (Троицкий бистәсе) «Сәләт-Рухият» кышкы сменасы узачак. Сменада 9 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Катнашучыларның гомуми саны – 165 бала.

«Сәләт – Рухият» иҗади профильле сменасы – сәнгать һәм мәдәният өлкәсендә сәләтле балаларның һәм талантлы яшьләрнең иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен старт мәйданчыгы.

Әлеге проектның максаты – сәләтле балаларга һәм яшьләргә рухи һәм һөнәри яктан үсү өчен куәтле этәргеч бирү, укучыларда иҗади потенциалны ачу.

Сменаның уку-укыту программасы 5 төрле юнәлешне үз эченә ала:

- театр;

- сәнгать (рәсем сәнгате);

- вокал;

- бию (хореография);

- логика.

Профильле уку процессы белән беррәттән, смена программасы
үз эченә күп кенә иҗади һәм спорт чараларын да ала.

«Сәләт – Рухият» кышкы сменасына гаризалар кабул итү 2022 елның 3 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларга selet.biz сайтында гугл-форманы тутырырга кирәк.

Белешмәләр өчен телефон: 89991572216 (Гүзәл Хафизова, смена директоры).

Кабул итү графигы