Җомга, 15 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
ТОСЭР резиденты эш урыннары санын арттыра

Яр Чаллы ТОСЭР резиденты булган «Тэмпо-Метиз» предприятиесе 273,9 млн сумлык цинк-ламель өслекле заманча саморезлар җитештерәчәк. Аларның 136,9 млн сумы Сәнәгатьне үстерү Фонды тарафыннан ташламалы займ рәвешендә бирелә ала дип хәбәр итә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы. 

Бу чит ил продукциясенең бер өлешен алыштыру һәм импорт өлешен 75%тан 70%ка кадәр киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Саморезлар югары коррозияга, химикатлар йогынтысына һәм температураларның төшүенә чыдамлыгы белән аерылып тора дип билгеләнә.

Хәзер мондый саморезлар импортының өлеше 75% тәшкил итә. Проектны гамәлгә ашыру аны 5%ка киметергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, предприятиедә 41 эш урыны булдырылачак.

Кабул итү графигы