9 май республикадагы Почта России бүлекләренең күпчелеге өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү хезмәтләрен күрсәтүче почта бүлекләре гадәти режимда эшләячәк.
8 майда почта бүлекләренең эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Бәйрәм көнендә почтальоннар почта аша җибәрелгән әйберләрне һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсияләр һәм пособиеләр Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китереләчәк.
Кайбер почта бүлекләре башка график буенча эшли ала. Эшнең актуаль графигын ачыклау яки картада якындагы ачык бүлекне табу өчен сайтта яки компаниянең мобиль кушымтасында карарга мөмкин.