Хәзер 01:34 , 16.8 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Беренче сыйныф укучылары яктылыкны кире кайтаручы значоклар алдылар

Уку елы башында һәр белем бирү учреждениесе түбәндәге пунктларның үтәлеше мәҗбүри булган «куркынычсызлык маршруты» план-картасын тәкъдим итә: ясалма юл тигезсезлеге, зебра, юл билгеләре, мәктәп периметры буенча тротуарлар, укучылар һәм ата-аналар белән юл хәрәкәте иминлеге буенча аңлатма әңгәмәләр.

46 нчы мәктәптә балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча акция үткәрелде. Беренче сыйныф укучылары алдында яшь юл хәрәкәте инспекторлары чыгыш ясады. Яшь инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, киемгә яки рюкзакка яктылыкны кайтаручы элементлар элергә кирәклеге, автомобильдә йөргәндә махсус тыю җайланмаларыннан файдаланырга кирәклеге турында сөйләделәр. 

Кабул итү графигы