Хәзер 00:28 , 6.9 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда үзенчәлекле балалар үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр
Яр Чаллыда үзенчәлекле балалар үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр

Яр Чаллының 88 нче сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбендә Инвалидлар декадасы кысаларында «Чикләрсез сәнгать» дигән балалар эшләре күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән балалар эшләре укучыларны ихласлыгы белән сөендерде. Эшләр төрле техникаларда башкарылган.

Укудан буш вакытта укучылар 1 нче балалар сәнгать мәктәбенә йөри. Сәнгать иҗаты иҗади сәләтләрне, игътибарлылыкны үстерә һәм тынычландыра.

Күргәзмәнең тантаналы ачылышында яшь музыкант, Халыкара, Бөтенроссия, Республика конкурсларында җиңүче, аккордеонист Григорий Тюлейманов иҗади номер белән чыгыш ясады.

Чара барышында барлык санитар-эпидемиологик нормалар да үтәлде.

Кабул итү графигы