Бу хакта финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова хәбәр итте.
Шәһәр бюджеты чыгымнарының 66 проценты – хезмәт хакы түләүгә, 14 проценты – шәһәр хуҗалыгы объектларын тәртиптә тотуга, 7 проценты коммуналь хезмәтләргә, 5 проценты социаль чараларга тотылды. 8 млрд 942 млн сум акча социаль-мәдәни өлкәгә җибәрелде. Бу әлеге тармакта эшләүчеләрнең хезмәт хакы арту белән аңлатылды.
Юлларны төзекләндерүгә 443 млн сум, күпкатлы йортларны капиталь ремонтлауга 267 мле сум акча бүлеп бирелде.