Илья Резников Башкарма комитетның физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Ул 1987 елда Брежнев шәһәрендә туган. Аның ике югары белеме бар: 2012 елда КНИТУ-КАИны "Машина төзү җитештерүенең технологиясе, җиһазлары һәм автоматизациясе" белгечлеге буенча, 2019 елда Яр Чаллы дәүләт педагогика университетын "Педагогик белем" юнәлеше буенча тәмамлаган. "Заря" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен җитәкләгән, яңа билгеләнү алдыннан "Чаллы" спорт мәктәбе директоры урынбасары вазыйфасын башкарган.
Ольга Абдуллаева идарә башлыгы урынбасары, мәгариф идарәсенең гомуми белем бүлеге башлыгы вазыйфаларын үти башлады. Ул 1982 елда Яр Чаллыда туган. 2005 елда Алабуга дәүләт педагогика университетын тәмамлаган, 2014 елда Казан федераль университетында Президент программасы буенча идарә кадрлары әзерләү буенча һөнәри яңадан әзерлек узган. Аның хезмәт эшчәнлеге 20 елдан артык мәгариф белән бәйле: ул биология укытучысы, 44 нче мәктәп директоры урынбасары булып эшләгән, 6 нчы урта гомуми белем мәктәбен уңышлы җитәкләгән.
Вячеслав Фролов идарә башлыгы урынбасары, шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормышын тәэмин итү идарәсенең транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы итеп билгеләнде. Аңа 30 яшь. 2018 елда Казан федераль университетын "Дәүләт һәм муниципаль идарә" юнәлеше буенча тәмамлаган. Карьерасын Башкарма комитетта юл хуҗалыгы секторы белгече булып башлаган, сектор мөдире вазыйфасына кадәр эзлекле рәвештә үскән. Шулай ук коммерция структурасында эш тәҗрибәсе бар. Башкарма комитет җитәкчесенең һәм шәһәр мэрының рәхмәт хатлары белән билгеләнгән, шулай ук "Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" конкурсы лауреаты булып тора.
Мэр Наил Мәһдиев яңа җитәкчеләргә эшләрендә уңышлар теләде, аларның тәҗрибәсе һәм һөнәрилеге шәһәр үсеше өчен мөһимлеген билгеләп үтте.