Хәзер 22:23 , 17.7 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Шәһәрнең рәсми сайты
Хәзер 22:23 , 17.7 °C
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Наил Мәһдиев кадрлар ачлыгын чишү юлларын тәкъдим итте

Казанда «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XVII съезды узды. Аның эшендә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, төрле министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, республика муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллы шәһәренең еллык социаль-икътисади эшчәнлеге нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады. Ул автошәһәрдәге мобилизация чараларына аерым тукталды һәм Чаллының мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм оештырган беренче муниципаль берәмлекләрнең берсе булуын билгеләп үтте. Шәһәр халкы – хакимият, бизнес, җәмәгатьчелек – Лисичанскига мохтаҗларга 350 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрде.

«Йөкнең бер өлеше, ягъни 90 тоннасы, Татарстаннан булган сугышчыларыбыз хезмәт иткән Белгород өлкәсендәге хәрби частькә җибәрелде. Мин анда Чаллы, Зәй, Казан, Апас, Арча, Биектау һәм Питрәчтән булган якташларыбыз белән аралаштым. Безнең егетләрдән җавап алуыбыз һәм йөкнең үз адресатына барып җитүенә инануыбыз бик мөһим», – дип хәбәр итте шәһәр башлыгы.

Наил Мәһдиев Чаллының елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлавын билгеләп үтте. Шәһәрдә зур масштаблы проектлар тормышка ашырыла һәм барлык социаль йөкләмәләр үтәлә. Шәһәрдә федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә булган үсешнең барлык кораллары актив кулланыла.

Сәнәгатьнең төп тармакларында инвестиция проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә киләсе елларда 6 меңнән артык яңа эш урыны булдырылачак.

«Шул ук вакытта, бүгенге көндә шәһәрдә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе бик түбән һәм 0,34% тәшкил итә. Хезмәт базарында 1 эшсез кешегә 6 вакансия туры килә. Ягъни, предприятиеләрдә кадрларга зур ихтыяҗ бар», – дип билгеләп үтте шәһәр мэры.

Кадрлар ачлыгын чишү юллары буларак, Наил Мәһдиев уку өчен уңайлы шартлар тудыруны, бюджет урыннары санын арттыруны, белгечләрнең күченеп килүе өчен шартлар булдыруны тәкъдим итте.

Кабул итү графигы