Хәзер 05:04 , 6.2 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Наил Мәһдиев: "Шәһәрлеләр өчен туклану оештыру — мөһим бурыч"

Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев Лисичанск шәһәрендә эш сәфәрендә. Биредә ул шәһәр халкына кайнар ризык оештыру шартлары белән танышты.

"Көн саен 250 чакрым юл узабыз. Иртәнге дүрттә юлга чыгабыз. Хәзер гречка боткасы белән тушенка ашатабыз, – дип күрсәтте Рөстәм Гатин. – Без җирле егетләрне, волонтерларны өйрәтәбез, әгәр кирәкле җиһазлар булса, бездән соң да бу эшне кемдер дәвам иттерә алсын өчен".

Наил Мәһдиев шәһәрдә хәлнең катлаулы булуын, шуңа күрә биш мең шәһәрле өчен кайнар туклану оештыру — мөһим бурыч икәнлеген билгеләп үтте. "Яр Чаллы кирәкле азык-төлекне һәм җиһазларны даими рәвештә һәм тулы күләмдә китереп тора. Без алга таба да барлык ярдәмне күрсәтәчәкбез", - диде ул.

Кабул итү графигы