Бүген Яр Чаллыда «Энергетик» мәдәният сараенда шәһәр нигезләнүнең 400 еллыгына һәм беренче «КАМАЗ» йөк машинасы чыгарылуның 50 еллыгына багышланган Студентлар төзелеш отрядлары ветераннарының Бөтенроссия слеты тантаналы рәвештә ачылды. Чара хәрәкәтнең 420 ветеранын берләштерде.
Мэр Наил Мәһдиев кунакларны җылы каршы алды, студентлар отрядлары сугышчыларының автошәһәр тарихына керткән аерым өлешен билгеләп үтте:
«Быел безнең шәһәр һәм илебез ике мөһим датаны билгеләп үтә: Яр Чаллы нигезләнүнең 400 еллыгы һәм беренче КАМАЗ йөк машинасы чыгарылуның 50 еллыгы. Ни өчен мин «ил» дим? Чөнки шул ныклы, тимер-бетон нигездә – бу сүзнең барлык мәгънәләрендә дә – бүген безнең легендар КАМАЗ эшли һәм ярты миллионлы шәһәр яши. Студентлар төзелеш отрядлары тарихына, яшьлегегезгә күз салсак, ышаныч белән әйтергә мөмкин: ул чор үзегез, ил, дуслар һәм якыннар өчен файдалы итеп яшәлгән.
Миңа Ленинградта уку бәхете тиде. Беренче һәм икенче курстан соң мин Коми АССРда студентлар төзелеш отрядында эшләдем. Моны онытып буламыни? Төзелеш отряды – бу дуслык. Төзелеш отряды – бу мәхәббәт. Төзелеш отряды – бу яңа компетенцияләр. Бу күңелнең сүз белән аңлатып булмаслык аерым халәте. Моны аңлау өчен үзеңә төзелеш отрядында яшәргә һәм эшләргә кирәк».
Слетта катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров мөрәҗәгать итте, ул Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның рәсми мөрәҗәгатен укып ишеттерде:«Чараның Татарстанда Хезмәт батырлыгы елында узуы символик мәгънәгә ия, бу үзләренең хәрби һәм иҗади хезмәтләре белән дәүләт үсешенә, аның икътисади потенциалын ныгытуга һәм яшьләрне тәрбияләүгә өлеш керткән кешеләргә хөрмәт билгесе буларак игълан ителде. Яңадан торгызылганнан алып бүгенге көнгә кадәр студентлар отрядлары һәрвакыт зур масштаблы проектларны гамәлгә ашыруның алгы сафында булдылар: яңа җирләрне үзләштерүдән алып Себердә һәм Ерак Көнчыгышта шәһәрләр төзүгә кадәр. Бүген йөзләгән мең яшь кешене берләштерүче заманча студентлар отрядлары үзләренең алдашларының иң яхшы традицияләрен арттырулары куандыра».
Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина үз чыгышында тарихи хәтерне саклау һәм буыннар дәвамчанлыгының мөһимлегенә басым ясады. «Без узган еллардагы хезмәт батырлыклары турындагы истәлекне сакларга һәм бу бай тәҗрибәне яшь буынга тапшырырга бурычлыбыз, шунда гына бөтенсоюз төзелешләре традицияләре яшәвен дәвам итәчәк», – дип белдерде Әлфия Когогина.
Азат Кадыйров «Татарстан Республикасы студентлар отрядлары үсешенә керткән өлеш өчен» мактау билгесен тапшырды. Бу бүләккә оешманың формалашуына һәм үсешенә күп еллар дәвамында зур өлеш керткән төбәк хәрәкәте ветераннары лаек булды. Слет кысаларында федераль бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Россия студентлар отрядларының Үзәк штабы командиры Ярослав Зубащенко ветераннарга Россия студентлар отрядларының 20 еллыгы уңаеннан истәлекле медальләр тапшырды.
Слет 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Слетта катнашучылар арасында КАМАЗ объектларын һәм Яр Чаллы шәһәрен төзүдә катнашкан совет отрядлары ветераннары, «Россия Студентлар Отрядлары»ның төбәк бүлекчәләре вәкилләре һәм автогигант белән җитештерү практикасы буенча хезмәттәшлек итәргә планлаштырган политехник һәм машина төзелеше профильле колледж кураторлары бар.
«Энергетик» мәдәният сараендагы тантаналы ачылыш бөтен чарага тон бирде. Шул ук көнне Владимир Высоцкий исемендәге мәйданда төзелеш отрядлары җырларының масштаблы фестивале узды. Оештыручылар бай экскурсия программасы әзерләгәннәр. Кунаклар КАМАЗның визит-үзәгендә һәм цехларында булдылар, Бөтенсоюз студентлар төзелеше инфраструктурасы белән таныштылар. Маршрутта шулай ук комсомол удар төзелеше стеласы, «КАМАЗ төзүчеләргә дан!» һәйкәле, чәчәкләр салу белән «Ватан сакчылары» мемориалы, дебаркадер, мурал һәм шәһәр музее бар. Яшьләр инициативаларын яклау, студентлар отрядларын үстерү һәм үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.