Минтимер Шәймиев турындагы документаль фильмны төшерү өчен танылган Россия журналисты Сергей Брилев шәһәр мэры Наил Мәһдиевне чакырды. Төшерү эшләре «Адымнар» полилингваль гимназиясендә узды.
Исегезгә төшерәбез, республикада әлеге проект Минтимер Шәймиев инициативасы белән гамәлгә ашырылды, анда укучылар белемне рус, татар һәм инглиз телләрендә алалар. Яр Чаллыда белем бирү учреждениесе 2021 елда Дәүләт Киңәшчесенең шәхси катнашында ачылды. Документаль фильмның тагын бер герое булып мэрның мәгариф буенча киңәшчесе Фәйрүзә Мостафина торды. 90-нчы елларда ул вице-мэр булып эшләде һәм Минтимер Шәймиевне шәхсән белә. Аның белән төшерүләр Тарих-туган якны өйрәнү музеенда узды.Билгеләп үтик, Сергей Брилев Яр Чаллыга эш сәфәре белән беренче тапкыр гына килми. Шуңа күрә ул музей белән таныш һәм анда 2019 елдан бирле булган үзгәрешләргә югары бәя бирде.
Тагын бер локация булып Кама елгасында теплоходта йөрү булды. "Флот РТ" генераль директоры Роман Лизалин Минтимер Шәймиев белән аралашу тәэсирләре белән уртаклашты.Сергей Брилев үзенең масштаблы проектлары һәм дөньякүләм лидерлар белән интервьюлары белән билгеле. Документаль фильмның премьерасы киләсе елга планлаштырылган.