25 ноябрьдә Г. Тукай яр буенда («Строитель» стадионы алдындагы мәйданчык), Ипподром территориясендә һәм «Южный» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтте.
Ярминкә мәйданчыкларына Татарстан Республикасының 12 муниципаль районыннан җитештерүчеләр тарафыннан 18 млн сумнан артык бәягә 305 тоннадан күбрәк авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде. Чаллылылар ит, он, йомырка, сары май, сөт продукциясен бик актив сатып алдылар.
Ярминкә мәйданчыкларында Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рәшат Шәймарданов булды.
Чираттагы ярминкәләр 2 декабрьдә расланган ярминкә мәйданчыкларында узачак.