Авыл хуҗалыгы ярминкәләре «Төзүче» стадионы, Ипподром территориясе һәм «Южный» агросәнәгать паркы каршында узды.
29 миллион сумлык 870 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде.
Чаллы кешеләре: бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, кәбестә һәм ит продуктларын актив сатып алды.
Киләсе ярминкәләр 18 ноябрьдә расланган мәйданчыкларында узачак.