Хәзер 01:19 , 18.1 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Шәһәрнең рәсми сайты
Хәзер 01:19 , 18.1 °C
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллыда «Алтын алка» спектакленең премьерасы узды
Чаллыда «Алтын алка» спектакленең премьерасы узды
Чаллыда «Алтын алка» спектакленең премьерасы узды

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында Нәфыйкъ Яһудинның «Атлы казаклар» романына нигезләнгән «Алтын алка» спектакле премьерасы булды. Пьеса авторы – Айгөл Әхмәтгалиева, ә куючы-режиссер – театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.

Татар казаклары дигән сүзтезмә кайберәүләргә гаҗәп тә тоелыр, чөнки бу тема бик аз яктыртыла. Спектакльдә вакыйгалар Оренбург татар казаклары тормышын чагылдыра. Император указы белән, бу төбәктәге татарларның күбесе казак гаскәрләренә кертелгән була.

Тарихи вакыйгалар янәшәсендә Миңлебай белән Мәрьямнең төрле киртәләр аша сыналган саф мәхәббәте күрсәтелә.

Спектакль үзенең масштаблы булуы белән сокландыра: 23 актер, матур костюмнар, җыр-биюләр онытылмаслык атмосфера тудыра. Татарстан Республикасының халык артисты Равил Галиевның да катнашуы тамашачыларның игътибарын җәлеп итә.

Кабул итү графигы