Мәйдандагы бәйрәм кичке сәгать 18:00дә якты техник шоу белән дәвам итте. Экстрим һәм тизлек яратучыларны мотофристайл программасы сокландырды – спортчылар тамашачылар алдында искиткеч трюклар күрсәтеп, чаллылыларның һәм шәһәр кунакларының алкышларына күмелделәр. Артыннан мото- һәм автоклублар парад белән үтеп, заманча техникаларын тәкъдим иттеләр һәм кичкә динамик төс бирделәр.
Быелгы бәйрәм программасының төп темасы булып Яр Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел тулу торды. Шәһәр юбилее студентларны, мәктәп укучыларын һәм иҗтимагый оешмаларда катнашучыларны берләштерде. Сәхнә куелышы берничә тематик блокка бүленгән иде, аларның һәркайсы Яр Чаллы тарихын һәм казанышларын чагылдырды. Кичәнең кульминациясе булып «Движение первых» һәм шәһәрнең актив яшьләре тарафыннан оештырылган масштаблы флешмоб торды.
Яшьләргә сәламләү сүзләре белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутатлары Әлфия Когогина һәм Михаил Киселёв, Россия Федерациясенең Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы (Росмолодежь) җитәкчесе урынбасары Денис Аширов һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров мөрәҗәгать иттеләр. Аларның һәркайсы яшь чаллылыларны котлады һәм аларның шәһәр һәм ил үсешенә керткән өлешләренең мөһимлеген ассызыкладылар.
Тантаналы шартларда Наил Мәһдиев һәм чакырылган кунаклар лаеклы бүләкләрне тапшырдылар.
Бәйрәмнең якты музыкаль бизәге булып шәһәрнең яшь талантлы артистлары – иҗади конкурслар һәм фестивальләр җиңүчеләренең чыгышлары торды. Заманча музыка һәм гомуми бердәмлек атмосферасы бу кичәне барлык катнашучылар өчен дә онытылмаслык итте.