Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында йомгаклау утырышы узды. Коллегия Татарстан Республикасында социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб белән берлектә уздырылды. Төп тема — социаль-икътисади тотрыклылык һәм төбәк икътисадын 2023 елда үстерү. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында үтте.
Утырыш барышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов күпьеллык намуслы хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен «Развитие» сәнәгать паркы идарәче компаниясе директоры Константин Пучкинга дәүләт бүләген тапшырды.
Нәтиҗәле хезмәт һәм республиканың социаль-икътисади үсешенә керткән зур өлеше өчен «Мастер» КАИ коллективына да рәхмәт белдерелде. Бүләкне алу өчен сәхнәгә коммерция директоры Артем Матвеев чыкты.