Һава торышы Хәзер 09:36 , 22.2 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 09:36 , 22.2 °C
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Сәламәтлек саклау учреждениеләре ничек эшли?

Май бәйрәмнәрендә Татарстанның медицина учреждениеләре махсус эш режимына күчә. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр итте.

Татарстан халкын 1-4 майда һәм 8-11 майда бәйрәм һәм ял көннәре көтә. Әмма дәүләт медицина учреждениеләре өзлексез медицина ярдәмен тәэмин итү өчен эшен дәвам итә.

Стационарлар һәм бала тудыру йортлары тәүлек буе эшләячәк. Татарстанлылар олылар һәм балалар поликлиникаларына 8:00 — 18:00 сәгатьләрдә килә ала. Халыктан чакырулар кабул итү поликлиника эше төгәлләнергә бер сәгать кала тәмамлана. Поликлиникаларда май бәйрәмнәрендә шулай ук диспансеризация һәм вакцинация үткәрелә, хатын-кыз консультацияләре дә эшен дәвам итәчәк.

Олылар һәм балалар стоматология поликлиникалары 9:00 — 18:00 сәгатьләрдә эшләячәк, ә тәүлек буе эшли торган травматология пунктлары пациентларны яшәү урынына карамастан кабул итә.

Кабул итү графигы