Хәзер 16:08 , 21.7 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Шәһәрнең рәсми сайты
Хәзер 16:08 , 21.7 °C
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Фәрит Сәлахов хәрби хезмәткәрнең хатынын кызлы булуы белән котлады
Фәрит Сәлахов хәрби хезмәткәрнең хатынын кызлы булуы белән котлады
Фәрит Сәлахов хәрби хезмәткәрнең хатынын кызлы булуы белән котлады

Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов яңа гына ана бәхетен татыган Чаллы хәрби хезмәткәренең хатыны янында булды. Юлия яңа гына Казаннан кечкенә Айлина белән кайтты. Өйдә аны абыйсы һәм апасы көтеп тора иде. Әтиләре исә махсус хәрби операция барышында бурычларын үти. Әйткәндәй, ул күптән түгел генә кыска вакытлы ялга өенә кайтып киткән иде.

Фәрит Сәлахов билгеләп үткәнчә, Чаллы егетләренә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү — шәһәрдә инде яхшы традициягә әйләнде. Ул яшь әнигә беренчел ихтыяҗлар өчен йөз мең сум акча тапшырды.

"Егетләребез махсус хәрби операция зонасында бурычларын үтәгән вакытта без аларның гаиләләренә ярдәм итәбез. Кечкенә Айлинага сәламәт һәм зирәк, әтисенә лаеклы булып үсүен телим", - диде ул.

Гаилә яңа туган сабыйга зур игътибар белән карый. Сеңелләрен карарга абыйсы Никита, апасы Аделия ире белән һәм әбиләре булыша.

"Ирем махсус хәрби операциядә катнаша, хәрби хәрәкәтләр зонасында. Шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиевкә рәхмәтемне белдерәсем килә, ярдәмегез өчен зур рәхмәт", - диде Юлия.

Кабул итү графигы