Якшәмбе, 31 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Фәрид Салахов Башкарма комитет җитәкчесе итеп сайланды
Фәрид Салахов Башкарма комитет җитәкчесе итеп сайланды

Бүген Шәһәр Советының өченче утырышында Башкарма комитет җитәкчесе сайланды. Фәрид Салахов Башкарма комитет җитәкчесе булып эшләгән биш елда башкарылган эшләр турында чыгыш ясады.

Әлеге вазифага ике кандидатура: гамәлдәге җитәкче Фәрид Салахов һәм «Автомобиль юллары» муниципаль унитар предприятие җитәкчесе Илья Черкашин дәгъва кылды.

Депутатлар күпчелек тавыш белән Фәрид Салаховны Башкарма комитет җитәкчесе итеп сайлады. Чаллы хакиме Наил Мәһдиев аны Башкарма комитет җитәкчесе булып сайлануы белән котлап, эшендә уңышлар теләде.

Кабул итү графигы