Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында ISTELEK иҗади берләшмәсенең 2022 елдагы йомгаклау концерты узды.
Иҗади һәм интерактив программа белән заманча иҗат коллективлары чыгыш ясады. ABIEM Project — ике саунд-продюсер Артур Замалетдинов һәм Владимир Фёдоров берлегеннән торган эксперименталь музыкаль проект, алар татар, рус, чуваш телләрендә музыка башкаралар. ZAKARIA — Татарстан Республикасындагы бердәнбер күпмилләтле яшьләр коллективы, аның репертуарында Идел буе халыкларының җиде телдәге аутентик җырлары заманча эшкәртүдә яңгырый. Shoner Paul — удмурт телендә world music жанрында җырлаучы автор-башкаручы, фольклорчы, этномузыколог Павел Александров.
Концерт программасы туган як һәм анда яшәүче халыклар мәдәнияте турында сөйләде. Ул уникаль фольклор мотивларының яңа яңгырашы белән баетылган иде.
Чара кысаларында 1 нче санлы балалар музыка мәктәбенең «Детство» махсус хорына һәм «Бусинки» вокаль ансамбленә тантаналы рәвештә «Үрнәк үзешчән коллектив» исеме бирелү турындагы таныклыклар тапшырылды.