Россия Федерациясе Саклану министрлыгы боерыгы нигезендә, «Генерал-лейтенант Павлов» медале белән депутатлар корпусы вәкилләре бүләкләнде. Бу ведомство бүләге Ватаныбызның мәнфәгатьләрен һәм иминлеген яклаучы хәрби хезмәткәрләрне тәэмин итү буенча биремнәрне үтәүгә актив ярдәм, булышлык һәм шәхси өлеш кертү өчен бирелә.
Шәһәр Советы депутатлары югары бүләкләргә лаек булды: «ТРИО ГРУПП идарә компаниясе» генераль директоры Иван Кузьмин һәм «АР СИ ЭР» компаниясенең генераль директоры Константин Павлов.
Шәһәр Советы депутатларын бүләкләү тыл һәм фронт арасындагы аерылгысыз бәйләнешне ассызыклый, шулай ук Чаллы эшмәкәрлек җәмгыятенең һәм депутатлар корпусының Ватан сакчыларын яклау эшенә керткән бәһасез өлешен тану булып хезмәт итә, дип билгеләде Наил Мәһдиев:
««Без моның никадәр мөһим икәнен күрәбез. Еш кына мин һәм минем хезмәттәшләрем шунда, гамәлдәге армиянең шәхси составы арасында булабыз, һәм, әлбәттә, командирларның, Саклану министрлыгының игътибарыннан сезнең ярдәмегез читтә калмый».
Кичә мин хезмәт командировкасыннан кайттым. Хезмәттәшләремнең, монда булган Шәһәр һәм Дәүләт Советлары депутатларының, шулай ук берничә предприятие җитәкчеләренең ярдәме аркасында Кара диңгез флотының шәхси составына шефлык ярдәме формалаштырылды. Искә төшерәм: күп еллар дәвамында Яр Чаллы Кара диңгез флотының берничә хәрби частьләре һәм бүлекчәләре өстеннән шефлык итә. Флотта безнең шәһәр исемен йөртүче сугыш корабы хезмәт итә, ә «Яр Чаллы» сугыш катеры экипажы, шул исәптән, автошәһәр кешеләреннән тупланган. Мин безнең якташлар белән очраштым, материаль-техник чараларны, приборларны һәм җиһазларны тапшырдым – бүген кирәк булган барысын да. Шулай ук безгә ярдәм һәм булышлык күрсәтә торган Кара диңгез флотының хәрби-диңгез базасы җитәкчелеге белән дә очрашу узды.
Сезгә, хөрмәтле хезмәттәшләр, бөтен шәһәр җәмгыятенә һәм Шәһәр Советы депутатларына безнең флотка күрсәтелә торган шул зур ярдәм һәм булышлык өчен зур рәхмәт белдерәм».