Хәзер 20:01 , 12.3 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →

Татарстан Республикасы буенча СФР бүлекчәсе 1 августка кадәр җитештерү травматизмын һәм һөнәри авыруларны киметү буенча кисәтү чараларын финанслауга гаризалар кабул итә. Кисәтү чараларын финанслау программасында катнашу эш бирүчеләргә җитештерүдәге бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль страховкалауга түләнгән страховка взносларының 20% кадәр өлешен кире кайтарырга мөмкинлек бирә.

Әгәр эш бирүче пенсиягә чыгар алдыннан яшьтәге хезмәткәрләрне санаторий-курорт дәвалавына җибәрсә, компенсация күләме 30% ка кадәр арта. Кисәтү чараларын финанслау программасы 17 юнәлешне үз эченә ала: мәҗбүри медицина тикшерүләре үткәрү, хезмәт шартларын махсус бәяләү, шәхси саклану чаралары сатып алу, хезмәт саклау буенча укыту, дәвалау-профилактика туклануы белән тәэмин итү һәм башкалар.

Әгәр планлаштырылган чараларның берсе дә булса үтәлгән икән, компенсациягә гариза бирүне хәзер үк ясарга мөмкин. Страховкалаучы расланган исемлек кысаларында акчаны нинди чараларга юнәлтергә икәнен мөстәкыйль билгеләргә хокуклы, шулай ук килешелгән сумма кысаларында аларны СФР бүлекчәсенә өстәмә мөрәҗәгать итмичә алыштыра ала.

«Программада страховка взносларын вакытында һәм тулы күләмдә түләүче, бурычлары һәм штрафлары булмаган теләсә нинди оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр катнаша ала», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча СФР бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Кисәтү чараларын финанс тәэмин итүгә гаризаны һәм финанс тәэмин итү планын «Госуслуги» порталында гади электрон имза белән кул куеп тапшырырга мөмкин. Кәгазьдәге документларның оригиналларын тәкъдим итү таләп ителми.

Кабул итү графигы