Яр Чаллыда Яшьләр көнен бәйрәм итүнең кульминациясе булып кичке сәгать 18:00дә «Прибрежный» паркының мәйданында башланачак масштаблы шоу-программа торачак. Кичке концертны шәһәрнең иң яхшы яшь артистлары чыгышлары һәм «Движение первых» катнашындагы, Яр Чаллы нигезләнүнең 400 еллыгына багышланган массакүләм флешмоб ачып җибәрәчәк. Программаның истәлекле бизәге булып техник блок торачак: тамашачылар алдында авто- һәм мото-клубларның тантаналы парады узачак, ул экстремаль трюклар башкарылган мотофристайл буенча дулкынландыргыч шоу белән дәвам итәчәк.
Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен төп музыкаль бүләк булып популяр Россия җырчысы һәм телетапшырулар алып баручысы MIA BOYKA (Мария Бойко) чыгышы торачак. Хедлайнер концертыннан соң ук мәйданчык ачык һавада масштаблы бию мәйданына әйләнәчәк. Радио ENERGY ярдәме белән дискотека атмосферасы өчен Мәскәүдән чакырылган кунак — профессиональ мультиформатлы диджей Александр Егоров җавап бирәчәк. Яшьләр көненең йомгаклау аккорды булып грандиоз бәйрәм салюты торачак.