Шимбә, 16 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллылылар "Россия суы" бөтенроссия акциясенә кушылды
Чаллылылар "Россия суы" бөтенроссия акциясенә кушылды
Чаллылылар "Россия суы" бөтенроссия акциясенә кушылды
Чаллылылар "Россия суы" бөтенроссия акциясенә кушылды

Су объектлары ярларын чүп-чардан чистарту буенча Бөтенроссия акциясе кысаларында бүген волонтерлар Кама буенда өмә үткәрделәр. Акциядә Үзәк районы администрациясе хезмәткәрләре һәм район башлыгы Эдуард Фәттахов, шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе хезмәткәрләре, шулай ук җитәкчеләре Руслан Вилданов, экологик куркынычсызлык буенча ведомствоара комиссия рәисе урынбасары Айрат Насыйбуллин, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, «Нур» һәм «Орион» яшьләр үзәкләре волонтерлары катнашты.

Акциядә катнашучы 50 кеше Фикрәт Табеев исемендәге яр буе районында Кама елгасының яр буе сызыгын тәртипкә китерде. Бергәләп ярны чистарттылар һәм эшкәртүгә җибәреләчәк 2 тонна чүп-чар җыйдылар.«Россия суы» акциясе «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектыннан бер өлеше булып тора.

Кабул итү графигы