Хәзер 17:43 , 22.8 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллылыларны Анастасия Сергеева картиналары күргәзмәсенә чакыралар
Чаллылыларны Анастасия Сергеева картиналары күргәзмәсенә чакыралар
Чаллылыларны Анастасия Сергеева картиналары күргәзмәсенә чакыралар
Чаллылыларны Анастасия Сергеева картиналары күргәзмәсенә чакыралар

«Шатлык» яшьләр үзәгендә 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Анастасия Сергееваның «Первые шаги» исемле картиналар күргәзмәсе уза. Бу – яшь рәссамның икенче шәхси күргәзмәсе, беренче күргәзмәсе «КАМАЗ» мәдәният сараенда узган иде.

Яшь рәссамның сәләте графика һәм акварель рәсем сәнгате өлкәсендә аеруча зур. Аның эшләре шәһәрнең күпсанлы күргәзмәләрендә катнаша.

Анастасия Сергеева республика, региональ һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге конкурсларда, фестивальләрдә даими катнашучы һәм җиңүче. Күргәзмәдә шулай ук Суздальда ясалган нәфис, күңелгә үтеп керерлек эшләр дә тәкъдим ителгән.

Яшь рәссамның эшләре төрле техникаларда башкарылган.

Күргәзмә май ахырына кадәр эшләячәк, керү ирекле.

Кабул итү графигы