Татарстан башкаласында махсус хәрби операция ветераннары арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты төгәлләнде. Казан Россиянең 89 төбәгеннән килгән катнашучылар өчен үзәккә әверелде. Чемпионат 21 һөнәри компетенция буенча – сәнәгать робототехникасыннан алып медицина һәм социаль ярдәм күрсәтүгә кадәр – якынча 1 000 конкурсантны берләштерде.
«Челтәр һәм системалы идарә итү» компетенциясендә киеренке көрәштә Чаллы кешесе Илфар Салахов югары әзерлек дәрәҗәсен, логик фикерләү сәләтен һәм реаль җитештерү шартларында эшләү күнекмәләрен күрсәтеп, мактаулы икенче урынны яулады.
«Абилимпикс» – ул үз талантларыңны күрсәтергә һәм квалификацияне расларга гына түгел, ә яңа карьера перспективаларын ачарга, фикердәшләр табарга һәм уңышлы һөнәри юл төзергә мөмкинлек бирүче уникаль мәйданчык.
«Абилимпикс» чемпионаты кадрлар потенциалын үстерүгә һәм һөнәри осталыкны яклауга юнәлтелгән «Эффектив һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында үткәрелә.