Якындагы ике елда 93 ишегалдына ремонт ясау һәм тышкы яктырту линияләрен төзү эшләрен дәвам итү планлаштырыла.
Бүген Шәһәр Советының шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы узды. Депутатлар берничә мөһим мәсьәләне карады.
Алар шәһәр хуҗалыгын көзге-кышкы чорга әзерләү мәсьәләсен дә карады. Әлеге мәсьәлә буенча узган дүшәмбе шәһәр хакиме Наил Мәһдиев белән аппарат киңәшмәсендә фикер алыштылар.