Һава торышы Хәзер 16:47 , 22.8 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 16:47 , 22.8 °C

Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте идарәсе салым түләүчеләрне «2023 елда 6-НДФЛ һәм РСВ хисапларын тутыру һәм тапшыру тәртибендә үзгәрешләр. 2023 елда иминият взносларының киметелгән тарифлары һәм иминият взнослары буенча фиксацияләнгән түләүләр» темасына вебинарга чакыра. Ул 2022 елның 15 декабрендә 10:00 сәгатьтә узачак.

Вебинарның спикеры – Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте идарәсенең 3нче номерлы камераль контроль бүлеге башлыгы Гүзәл Арикова. Вебинар трансляциясе барышында карала торган тема буенча кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин булачак.

Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча керергә һәм ачылган биттә «Буду участвовать» төймәсенә басып, чарага теркәлергә кирәк. Вебинар алдыннан сылтаманы ачып, «Перейти в вебинар» төймәсенә басарга кирәк.

Кабул итү графигы