Хәзер 18:54 , 19.4 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Шәһәрнең рәсми сайты
Хәзер 18:54 , 19.4 °C
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллының Чулман проспектында зур автобуслар йөри башлады
Чаллының Чулман проспектында зур автобуслар йөри башлады
Чаллының Чулман проспектында зур автобуслар йөри башлады
Чаллының Чулман проспектында зур автобуслар йөри башлады

Автобуслар 5нче маршрут буенча хәрәкәт итә.

Бүген Чулман проспектында, 5нче маршрут буенча барлык уңайлыклары булган зур  автобуслар хәрәкәтенә старт бирелде. Яңа автобуслар Сидоровка бистәсендәге  «Ит комбинаты» тукталышыннан кузгалып китәләр, аннары Яр Чаллы проспекты, Нариманов урамы, 32нче бистә, Чулман проспекты, Татарстан урамы, Яшьлек проспекты, Тимерчелек һәм Хайер заводына кадәр пассажирларны йөртә.

«Яңа автобусларны 5нче маршрут буенча җибәрәбез. Халык күптәннән Чулман проспекты буенча зур автобуслар йөртүне сорады. Без кешеләрнең мөрәҗәгатен канәгатьләндерәбез», - диде Чаллы хакиме Наил Мәһдиев.

Кабул итү графигы