Хәзер 14:31 , 17.3 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
150 тонна гуманитар ярдәм СВО сугышчыларына тапшырылды
150 тонна гуманитар ярдәм СВО сугышчыларына тапшырылды

Дәүләт Думасы депутаты Альфия Когогина махсус хәрби операция сугышчыларына зур күләмле гуманитар йөк тапшырды. Традиция буенча, ярдәмне автогигант карамагындагы 430, 1232 һәм 1233 нче полклар, анда хезмәт итүче меңләгән татарстанлылар, шулай ук Херсон өлкәсенең Хәрби комендатурасы алды.

Конвой составына дүрт КАМАЗ йөк машинасы, шул исәптән бронекабиналылары, дүрт җиңел автомобиль, тәгәрмәчләр һәм 150 дән артык төр запас частьләр керде. Шулай ук хәрбиләргә резина тасма, ягулык һәм су өчен кублар, маскировка челтәрләре, җылылыкка каршы юрганнар, милли ризыклар чәк-чәк һәм казылык, шәхси посылкалар китерелде. Гомуми авырлыгы якынча 150 тонна, бәясе 130 миллион сум тирәсе тәшкил итте.

Парламентарий басым ясап әйткәнчә, һәркем үзләрен егетләр белән бер сафта тоя. Когогина сүзләренчә, йөкләрне кирәк кадәр вакыт дәвамында формалаштырачаклар һәм китерәчәкләр, чөнки сугышчылар Ватанны саклау хакына көн саен үз гомерләрен куркыныч астына куялар.

Махсус операция башланганнан бирле «Единая Россия» партиясе Халык фронты һәм Татарстан эшмәкәрләре белән берлектә сугыш хәрәкәтләре зонасына һәм чик буе төбәкләренә даими рәвештә ярдәм оештыра.

Кабул итү графигы