Яр Чаллыда +20..+23 градус фаразлана
Татарстан Республикасы территориясендә 24 июньдә төнлә һәм көндез урыны белән көньяк районнарда яшен булуы һәм кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы территориясендә 24 июньдә төнлә һәм көндез урыны белән көньяк районнарда яшен булуы һәм кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.
25 июньдә, Яшьләр көнен бәйрәм итү уңаеннан, 13:00 сәгатьтән 23:30га кадәр Хәсән Туфан проспекты буенча ике юнәлештә дә Чулман проспектыннан алып Раскольников урамына кадәр һәм Раскольников урамы буенча Рәис Беляев проспекты белән кисешүгә кадәр территориядә хәрәкәт чикләнәчәк.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 21 июнендә төнлә һәм көндез урыны белән көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.
Җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүдә «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексы зур ярдәм күрсәтә. Хәзерге вакытта «Имин шәһәр» серверларына 3125 видеокамера тоташтырылган, шул исәптән гражданнар күпләп ял итә торган урыннарда һәм урамнарда – 856 видеокамера. Шулай итеп, агымдагы елның биш аенда әлеге система ярдәмендә 183 җинаять ачылган һәм 896 административ хокук бозу очрагы кисәтелгән. Бу хакта Эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Михаил Чекмарёв хәбәр итте.
2022 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм секундына 15-20 метр, көндез урыны белән секундына 23 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә 19 июньдә көндез һәм кич белән урыны белән көчле яңгыр, яшен һәм кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән секундына 22 метрга кадәр.
18 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; көндез һәм кич белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Шәһәр халкы ВЭБ. РФның «Шәһәрләр өчен 5 адым» масштаблы программасына актив кушылдылар. Хәзерге вакытта шәһәрдәшләрдән 250-ләп гариза килгән. Шуңа бәйле рәвештә ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе халыктан тәкъдимнәрне кабул итү вакытын 2022 елның 5 августына кадәр озайтырга булган. Гаризаны 5шаговдлягородов.рф сайтында калдырырга мөмкин. Бу хакта ВЭБ.РФның шәһәр үсеше буенча баш идарә итүче партнере Ирина Макиева хәбәр итте.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бүген иртән армия, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять оешмасында мозаика ансамблен реставрацияләү белән танышты. Сүз ДОСААФ фасадындагы мозаика турында бара. Мозаика панносына 35 ел, бу вакыт эчендә ул реконструкцияләнмәгән һәм вакытлар узу белән матурлыгын югалтакан.
Яр Чаллыда Сабантуй үткәрү сәбәпле, 18 июньдә 7:00дән 23:30га кадәр түбәндәге маршрутлар буенча транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чик кертеләчәк: Чулман проспекты буенча Рәис Беляев проспектыннан Вахитов проспектына кадәр ике юнәлештә дә; Хәсән Туфан проспекты буенча Чулман проспектыннан Раскольников урамына кадәр; Раскольников урамы буенча Рәис Беляев проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр.
Татарстан Республикасы территориясендә 17 июньдә көндез һәм кич белән урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз явуы көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Россиядә «Шәһәрләр өчен 5 адым» шәһәрләрне төзекләндерү буенча масштаблы проект бара.
ГЭС поселогы зираты территориясен чистарттылар. 200 кубометрдан артык үсемлек калдыклары чыгарылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге территорияне җыештыру 25 майда башланды һәм атна саен дәвам итә.
15 июньдә көллият һәм университет студентлары, шулай ук Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы укытучылары һәм хезмәткәрләре Табиев яр буе территориясендә «ЭкоФест - 2022» дигән масштаблы өмә үткәрделәр.
11 майдан Яр Чаллыда җылылык челтәрләренең гидравлик сынаулары башлана. Яр Чаллы җылылык челтәрләре белгечләре 726 километрга якын җылылык челтәрләренең тыгызлыгын һәм ныклыгын тикшерәчәк. Традиция буенча, эшләр этаплап башкарылачак: икесе – шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендә һәм дүртесе – төньяк-көнчыгыш өлешендә.
Татарстан Республикасы территориясендә 15 июньдә көндез һәм кич белән урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Масштаблы республика программасын гамәлгә ашыруның барышы турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, 2020 елдан 2024 елга кадәр Яр Чаллыда 683 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.
«Автомобиль юллары предприятиесе» МУП директоры Марат Анисимов хәбәр иткәнчә, белгечләр көн саен юлларның торышын күзәтәләр һәм, кирәк булган очракта, чокырларны ямау эшләре алып барыла. Хәзер Беляев проспектында 11 комплекс ягыннан беренче автоюлга таба ремонт эшләре бара. Яшьлек проспектында чокырларны ремонтлау башланган, әмма монда чокыр ямау белән генә чикләнеп булмаган, шуңа күрә юл полотносы дефектын бетерү өчен зур асфальт катламын кисәргә дигән карар кабул ителгән.
Шәһәрдә барлыгы 119 ишегалды территориясендә реконструкция узачак. Күп кенә ишегалларында эшләр бара инде – яңа юллар җәелә, яктырту объектлары урнаштырыла, машина кую урыннары билгеләнә. 9 ишегалдында юл эшләре тәмамланган.
Киләсе атнада Яр Чаллыда Мәләкәс елгасын чистарту эшләренә керешәчәкләр. Сулыкны савыктыру программасының ничек узуы турында экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча директор урынбасары Айрат Насыйбуллин сөйләде: «Ниһаять, без елга төбен чистартуга керешәбез. Моның өчен йөзә торган техника җәлеп ителгән – Watermaster земснаряд-амфибия, ул су төбеннән ләмне чыгарачак. Ләмнәрне сыгачаклар һәм утильләштерүгә җибәрәчәкләр, ә чистартылган суны яңадан елгага җибәрәчәкләр».