Яр Чаллыда «Чишмә» халыклар дуслыгы йортын ремонтлауга керешәчәкләр
Яр Чаллы депутатлары Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка «Чишмә» халыклар дуслыгы йортын ремонтлау үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.
Яр Чаллы депутатлары Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка «Чишмә» халыклар дуслыгы йортын ремонтлау үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.
«Титан» спорт мәктәбе спортчысы Сергей Ардашев 23 яшькә кадәрге спортчылар арасында узган чаңгы ярышлары буенча яшьләр чемпионатында тагын бер медаль яулады. Катнаш эстафетада Чаллы чаңгычысы чыгыш ясаган Россия җыелма командасы көмеш медальгә ия булды. Аннан алдарак Сергей Ардашев классик стиль белән спринтта бронза медаль яулады.
19 февральдә 8:30дан 16: 30га кадәр Тынычлык һәм Автозавод проспектлары киселешендә светофор сүндереләчәк.
Киләсе тәүлектә Чаллыда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Күпчелек явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба секундына 3-8 метр тизлектә. Минималь һава температурасы төнлә, иртән -27..-30, аязган вакытта -35 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы -19..-22 градус. Юлларда бозлавык.
Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев автокаланың депутатлар корпусы исеменнән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинага Яр Чаллыда яңа күппрофильле хастаханә төзү мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Яр Чаллыда узган Шәһәр Советының йомгаклау утырышы кысаларында яшьләр парламенты әгъзасы, иреклеләр үзәге җитәкчесе Анастасия Гайфуллина чыгыш ясады, пандемия вакытында Чаллы волонтерларының эше турында сөйләде.
Бүген Шәһәр Советының V утырышы барышында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов 9 чаллылыга дәүләт бүләкләре һәм "ТАССР оешуның 100 еллыгы" уңаеннан истәлек билгеләре тапшырды.
Күргәзмә Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае холлында узды. Анда 38 предприятие һәм оешма катнашты. Шәһәр Советының йомгаклау утырышы башланыр алдыннан күргәзмәне Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов карап чыкты.
Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Шәһәр Советының йомгаклау утырышы уза. Чарада Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры урынбасары Андрей Максимов, Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары, предприятие җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Бүген Яр Чаллыда шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары күргәзмәсе оештырылды. Техника белән экспозиция Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае территориясендә урнашкан. Махсус техниканы «Ремдизель», «Кориб», «Каретный дворъ», «РИАТ», « КАМАЗ» , «КАМАЗ-Автоспорт» , «ТРАК ПЛЭНЕТ», «Коммерческие грузовики», «МегаТрон» предприятиеләре тәкъдим итте.
Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыда. Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова белән бергә республика башлыгы С. Сәйдәшев исемендәге музыка мәктәбендә булды. Биредә әле узган ел гына капиталь ремонт төгәлләнде.
17 февральдә «Мисс һәм Мистер студент – 2021» шәһәр матурлык һәм талант бәйгесенең сайлап алу туры узачак. Конкурста катнашучыларны сайлап алу 15:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә булачак. Катнашучыларның яше 16-22 яшь булырга тиеш. Конкурсантларга сайлап алу турында катнашу өчен сылтама буенча узарга https://forms.gle/kRw6fpZ5JERNcPUY6 һәм 15 февральгә кадәр анкета тутырырга кирәк.
16 февральдә 8:00дән 16:00 сәгатькә кадәр, ремонт эшләре белән бәйле рәвештә, Мәскәү проспекты белән Автозавод проспекты киселешендәге светофорлар сүндерелә.
Пенсионерга пенсия китерү яки аны үзгәртү ысулын сайлау өчен, бу хакта РПФның территориаль органына аның өчен уңайлы теләсә нинди ысул белән хәбәр итәргә кирәк: РПФ сайтында www.pfr.gov.ru электрон рәвештә шәхси кабинетта гариза биреп яки «Дәүләт хезмәтләре» порталында; язма рәвештә КФҮтә гариза тапшыру юлы белән.
Бүген, Муса Җәлилнең туган көнендә, бөек татар шагыйренең исемен йөрткән скверда «Җиңү яулап өйгә кайткач...» дип исемләнгән искә алу чарасы узды.
Яр Чаллыда гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулуны билгеләп үттеләр. «Ватан-ана» мемориалы каршында чәчәкләр салу һәм бер минутлык тынлык белән тантаналы чара узды. Әфганчыларга хөрмәт йөзеннән сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, Әфганстанда һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары, ветераннар, җәмәгатьчелек вәкилләре, Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет хезмәткәрләре һәм студентлар килде.
Киләсе тәүлектә Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар, көндез явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә. Минималь һава температурасы төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә -24..-28˚ тәшкил итәчәк. Көндез максималь һава температурасы -18..-22˚. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстан Республикасы ДОСААФ региональ иҗтимагый оешмасы тирында, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының эшче яшьләре арасында, вак калибрлы винтовкадан ату буенча ел саен үткәрелә торган турнир булып узды. Ярышлар XX Спартакиада кысаларында оештырылды.
15 февральдә 16:30 сәгатьтә «Яшүсмер» үзәгенең яшьләр клублары командалары арасында РФ Пенсия фонды идарәсе Кубогына алкалы хоккей буенча VI турнирны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була. Чараны оештыру урыны Яңа шәһәр, 30/20, 19 нчы мәктәп шугалагы.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Бөек Ватан сугышы ветераны-тыл хезмәтчәне Зинаида Ефремовна Красильникованы 100 яшьлек юбилее белән котлады. Ул шулай ук Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның котлауларын да җиткерде.