Сәламәтлек саклау
Башкарма комитет хезмәткәрләре коронавирустан вакцинация алганнан соң үзләренең хәлләре турында сөйләделәр
Мэриядә Башкарма комитет хезмәткәрләре өчен вакцинация оештырдылар. Прививканы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, идарә һәм бүлек башлыклары, белгечләр ясатты. Вакциация алдыннан барысы өчен дә терапевт белән консультацияләр оештырылды, тән температурасын, кан басымын, сатурацияне үлчәделәр. Вакцинация «Спутник V» ике компонентлы препарат белән үткәрелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аны Гамалей исемендәге Милли тикшеренү үзәгендә эшләгәннәр.