Наил Мәһдиев чаллылыларны Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый
Хөрмәтле чаллылылар!
Хөрмәтле чаллылылар!
Бөек Ватан сугышы ветераннары Александр Антонович Бурков , Мидхәт Мәүли улы Мәүлиев һәм Вәли Гата улы Җәмалиевка Җиңү көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды.
2021 елның 1 нче маенда Татарстан Республикасы территориясендә төнлә секундына 15-20 метр тизлектә көньяк-көнбатыштан исүче җил, көндез һәм кич белән (06: 00 дан 22:00 гә кадәр) урыны белән секундына 24 метрга кадәр көчле җил, көчле яңгыр, яшен көтелә.
30 апрельдә Яр Чаллыда 47 нче традицион шәһәр җиңел атлетика эстафетасы узды. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына һәм 2021 елның җәйге спорт сезоны ачылуга багышланды һәм шәһәрнең Фикрәт Табиев исемендәге яр буенда узды. Ярышларда шәһәрнең белем бирү учреждениеләре, оешмалары, спорт клублары командалары катнашты. Эстафета этапларында барлыгы ике меңнән артык кеше старт алды. Спортчылар кызыклы һәм киеренке көрәш күрсәттеләр. Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.
Ел саен үткәрелә торган «Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады. Бу сезонда ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.
Яз һәм хезмәт бәйрәмендә шәһәрнең барлык районнарында чаллылылар өчен бай мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән.
Россия Федерациясе Хөкүмәте эшмәкәрләр өчен «ФОТ 3.0» дигән яңа программасын башлап җибәрде. Ул 2021 елның 1 апрелендә тәмамланучы алдагы ташламалы программа урынына булачак. Яңа программада ташламалы кредит ставкасы 3% тәшкил итәчәк. Программаның максаты – торгызу этабында алга таба ярдәм итү, шулай ук мәшгульлеккә өстәмә ярдәм күрсәтү.
Чаллының 5 нче һәм 4 нче балалар музыка мәктәпләре директорлары Дмитрий Шамаев һәм Нәфисә Әхмәтшина «Россия Федерациясенең иң яхшы җитәкчеләре» Бөтенроссия ачык конкурсында җиңүчеләр булдылар.
Җиңү көне алдыннан Шәһәр Советы депутаты Владислав Гаврилов үз айлау округына кергән сугыш ветераннарын котлады. Ул аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде, батыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм азык-төлек җыелмаларын тапшырды.
17 яшьлек Дмитрий Метла Мәскәү режиссеры белән берлектә үз тормышындагы реаль вакыйгаларга нигезләнгән кыска метражлы фильм төшерде. Анда ИТ-парк Бизнес-инкубаторына стартап-проектларын сайлап алу чоры, яралып килгән мәхәббәт һәм яраткан кызы белән аерылышу вакыйгалары яктыртылды.
«Балалар-Нечкәбил-Балалар» иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучылар «Ышаныч» социаль хезмәткәре белән берлектә тыл хезмәтчәне Асия Закир кызы Нуриәхмәтованы якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар. Шул уңайдан балалар сугыш чорындагы җырлар һәм шигырьләр башкардылар.
Яр Чаллыда стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру өчен карталар төзелде. Әлеге карталардан ничек файдаланырга мөмкин булуы турында шәһәр Башкарма комитетының икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе кулланучылар базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова сөйләде.
РФ Социаль иминият фондының ТР буенча 9 нчы филиалы пособиеләр түләү һәм эш графигындагы үзгәрешләр турында хәбәр итә.
Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең дәвалау мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Татьяна Әгъләмова матбугат конференциясендә талпан энцефалитыннан саклану чаралары турында сөйләде. Ул май аенда талпаннарның аеруча актив булуын ассызыклады.
Чаллыда май ялларында балалар бакчаларында дежур төркемнәр булдыру мәсьәләсе буенча ата-аналар арасында сораштыру үткәрелә. Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләвенчә, ш уңа карап 4-7 майда бакчаларда дежур төркемнәр оештырылачак. Шулай итеп, ата-аналардан сораштыру нигезендә, бу көннәрдә бакчаларга 9 500 дән артык нәни чаллылы йөриячәк дип көтелә.
Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү дәвам итә. Аның беренче компоненты белән 34 500 кеше, икенчесе белән 24 492 кеше прививка ясаткан. Вакцинация ике төр вакцина – Спутник һәм ЭпиВак белән үткәрелә. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Сәламәтлек саклау идарәсе Җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова сөйләде: " Вакцина җитәрлек күләмдә бар. Дәвалау-профилактика оешмаларында вакцинацияләү прививка кабинетларында үткәрелә, шулай ук «Омега» сәүдә үзәгендә дә вакцинацияләү оештырылган. Поликлиникаларда шәһәр оешмаларына һәм предприятиеләренә чыгу өчен мобиль бригадалар формалаштырылган ", - дип сөйләде ул.
Роспотребнадзор белгечләре белем бирү оешмаларында кайнар туклануны оештыру, иртәнге фильтр, җәмәгать туклануы, сәүдә, сәнәгать, автотранспорт предприятиеләре, медицина оешмалары, спорт комплекслары һәм сәүдә үзәкләрен тикшерү буенча эшне дәвам итәләр. Роспотребнадзорның территориаль бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Лемуза Нафигуллина әйтүенчә, у зган атнада 34 предприятие тикшерелгән.
Җиңү көне алдыннан Үзәк районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Александр Данилович Егоров , Павел Иванович Быстров һәм Вафирә Сәлахетдин кызы Вәлитованы котладылар.
Яр Чаллыда гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы узды. Шәһәрдә күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турындагы доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов чыгыш ясады.
30 нчы апрельдә Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә, көндез көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -2..+2˚. Көндез максималь һава температурасы +12..+16˚.