Яр Чаллы җитәкчелеге коронавирустан прививка ясатты
Муниципаль берәмлек Башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм Башкарма комитет Җитәкчесе Фәрид Салахов бүген иртән коронавирустан прививка ясаттылар.
Муниципаль берәмлек Башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм Башкарма комитет Җитәкчесе Фәрид Салахов бүген иртән коронавирустан прививка ясаттылар.
19 майда Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба секундына 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Минималь һава температурасы төнлә +15..+17˚, түбән урыннарда +10..+13˚. Һаваның максималь температурасы көндез +28..+32˚.
Хәсән Туфан һәм Чулман проспектлары кисешкән урында светофор эшләми. Әлеге вакытта биредә Автозавод РЭСы тарафыннан ремонт эшләре алып барыла. Светофор якынча 16:00 сәгатьтә эшли башлаячак.
Яр Чаллыда сигезенче тапкыр «Иң яхшы балалар табибы» дигән халык тану конкурсы старт алды. Традицион рәвештә ул Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина инициативасы белән үткәрелә.
25-26 майда Яр Чаллыда «Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар» IX Халыкара ачык педагогика форумы үтәчәк. Аны Чаллы дәүләт педагогика университеты Реймс шәһәре Шампань-Арденны университеты (Франция) белән берлектә үткәрә.
19 майда Яр Чаллыда балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары көнен билгеләп үтәчәкләр. Чара шәһәрнең иҗтимагый хәрәкәте активын җыячак һәм берьюлы берничә локциядә узачак: Азатлык мәйданында, Тукай яр буенда, шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда, "Шатлык" яшьләр үзәгендә.
Опрессовканың беренче этабы 17 майдан 30 майга кадәр узачак. Шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан объектларында: ЗЯБ поселогында; Замелекесьеның 25, 26 микрорайоннарда кайнар су бирү туктатылып торачак.
Татарстан Республикасы территориясендә 18 майда көндез урыны белән +34 градуска кадәр эссе һава торышы саклана.
«Энергетик» мәдәният сараенда «Земляничка» балалар халык театрының 40 еллыгына багышланган бәйрәм концерты булды. Театрга нигез салучы һәм аның сәнгать җитәкчесе - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Муллахмәтова .
Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре Ангелина Петровна Кузнецова һәм Тамара Григорьевна Панова 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.
5 май көнне Яр Чаллыда җылыту сезоны тәмамланды, барлык кулланучыларда да җылылык бирү туктатылды. Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин сөйләвенчә, сезон дәвамында җылылык челтәрләренә зыян килгән 91 очрак теркәлә, бу сәбәпле җылылык бирүдә тоткарлыклар булмаган.
Шамил Усманов урамында төзекләндерү эшләре 15% ка башкарылган. Капиталь ремонт кысаларында Автомобиль юллары предприятиесе борт ташларын демонтажлау, асфальт-бетон катламын фрезерлау эшләре алып бара. Шулай ук эшчеләр өстәмә парковка урыннары булдыру, яктырту баганалары урнаштыру өчен төзекләндерү эшләрен башлаган.
Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә.
Бүгенге көндә Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лаборатория тарафыннан расланган 2 495 очрагы теркәлде. Күрсәткеч 100 мең кешегә 475,2 тәшкил итә, бу - республика күрсәткеченнән 15,6%ка түбәнрәк. Әлеге мәгълүматларны кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Лемуза Нәфигуллина җиткерде.
Чаллының Орган залында Мариин театрының Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Симфоник оркестры чыгыш ясады. Музыкантлар Пасха фестивале программасын башкардылар.
Халыкара гаилә көнендә Яр Чаллыда 14 пар никахларын теркәделәр. Традиция буенча, бу көнне гаилә коручы яшь парлар үзләренең гаилә агачын утырттылар.
17 майда Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
Бөек Ватан сугышы ветераны Шәмсинур Азиз кызы Әбдрәкыйпова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында туган. 1938 елда Әбдрәкыйповлар гаиләсе Тула өлкәсенең Узловая шәһәренә күченеп китә, анда Шәмсинур Азиз кызы торф чыгаруда эшли.
Комсомол районында сугышчы-интернационалистларга куелган стелага Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 33 ел тулу уңаеннан чәчәкләр салынды. Тантаналы чараны Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева ачып җибәрде: « Бүген без ул сугышта катнашкан солдатларга, биргән антларына тугры булып калганнарга хөрмәтебезне белдерәбез. Бу безнең тарихыбызда якты дата булмаса да, без хәрби хезмәт бурычын үтәгән якташларыбызны хәтердә саклаячакбыз ».
Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Оештыручылары – Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, ТР Фәннәр академиясе, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты.