"Камаз-мастер» традицион раллида яңа йөк машинасы белән старт ала
Бүген Омскида "Ефәк юлы" халыкара раллиена старт бирү тантанасы узачак. Ун көнлек ярышларга "КАМАЗ-мастер" командасының җиде спорт экипажы, шулай ук ассистанс автомобильләре юл тотты.
Бүген Омскида "Ефәк юлы" халыкара раллиена старт бирү тантанасы узачак. Ун көнлек ярышларга "КАМАЗ-мастер" командасының җиде спорт экипажы, шулай ук ассистанс автомобильләре юл тотты.
Аномаль эссе җәй булуга карамастан, Яр Чаллыда төзелеш темплары югары дәрәҗәдә тора: программа буенча, Яр Чаллыдагы йортларны капиталь ремонтлауның яртысыннан артыгы тәмамланган.
Милли проектлар Россиядә 2019 елдан башлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла.Алар өчен яңартылган максатларны дәүләт башлыгы 2020 елның 21 июлендәге 474 номерлы указында формалаштырды.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 июльдән йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 16 яшькә (16 яшьтәгеләрне кертеп) кадәрге балалары булган гаиләләргә яңа айлык пособие бирүгә гаризалар кабул ителә башлады. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина «Игелекле эшләр лигасы» волонтерлары белән бергә Яр Чаллыда «Азира» хайваннар приютында булды.
Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов гражданнарны кабул итте. Шәһәр халкы депутатка территорияне төзекләндерү, экология, халыкның иминлеге һәм дару препаратларына бәяләр артуга кагылышлы төрле сораулар белән килде.
30 июнь көнне Россия Рәссамнар берлегенең Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы бүлекчәсе хисап-сайлау җыелышы булып узды. Ябык тавыш бирү нәтиҗәсендә шәһәр Рәссамнар берлеге идарәсенең яңа рәисе итеп Ленар Әхмәтов сайланды. Тавыш биргән 24 тавыш арасыннан 19 тавыш аның кандидатурасы өчен бирелде.
Күркәм традиция буенча Тантаналар сараенда ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Яр Чаллының 17 гаиләсе сертификатка ия булды. Гаиләне ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котлады.
Чаллы спортчылары Валерия Попова, Виктория Малышева, Александра Лямасова, Эльвина Сәгыйтова, Аделина Сәгыйтова, Карина Севрюгина синхрон йөзү буенча «Россиянең спорт мастеры» мактаулы исеменә лаек булдылар.
Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев «НЕФАЗ» заводында булды. «КАМАЗ» ның башкарма директоры Юрий Герасимов , «НЕФАЗ» ның генераль директоры Владимир Курганов һәм Нефтекама мэры Ратмир Мәүлиев белән берлектә ул автобуслар һәм самосваллар җитештерү мәйданчыкларын карады.
1 июльдән Россия банклары пенсияләрне яки социаль түләүләрне бары тик «МИР» милли түләү системасы карталарына яки банк картасына тоташмаган гади банк счетына күчерергә тиеш булачак. Банкларның түләүләрне Visa һәм MasterCard (Maestro) карталарына күчерергә хокуклары калмыячак.
Казандагы «КАИ-Олимп» спорт комплексында Чаллы пенсионерлары, «Россия пенсионерлары берлеге» иҗтимагый оешмасы активистлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Өченче яшь» пенсионерларының XI республика Спартакиадасы финалында катнаштылар.
Яр Чаллы шәһәренең 57 нче гимназиясе чыгарылыш сыйныф укучысы Софья Петрова тарих һәм җәмгыять белеме буенча БДИны 100 баллга тапшырды. Софья 1 сыйныфтан «бишле»гә укыган. Төп мәктәптә үк ул максатчан рәвештә БДИга әзерләнә башлаган. Укудагы аерым уңышлары өчен медаль белән бүләкләнгән. Ул тарих укытучысы Розалия Караметдиновага һәм җәмгыять белеме укытучысы Ольга Кузюковага алган белемнәре һәм казанышлары өчен рәхмәтле.
Быел республиканың иң яхшы белем бирү учреждениеләре исемлегенә табигый-фәнни һәм инженер-техник юнәлешләр буенча Яр Чаллының өч мәктәбе керде: 26 нчы һәм 77 нче гимназия, 78 нче лицей.
Шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча шәһәр Советының даими комиссиясе әгъзалары пассажирлар йөртү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Доклад белән Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев чыгыш ясады.
Яр Чаллыда электромобильләр зарядкасы өчен станция урнаштырылачак. Ул Open city отеле территориясендә урнашачак. Санкт-Петербургтан автойөреш кысаларында Portal Energy Питер компаниясе Владивостокка отель администрациясенә электростанцияне тапшырды. Әйтергә кирәк, Яр Чаллы электромобильләр өчен «туклану» урнаштырылган бишенче шәһәр. Зарядка өчен станцияләрне илнең 17 шәһәрендә урнаштырырга планлаштыралар.
Чәршәмбе көнне Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, аерым районнарда көчле, яшенле яңгыр, урыны беләнбоз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба 7-12 м/с тизлектә, урыны белән көчәйгәндә тизлеге 15-20 м/с тан, 24 м/с ка кадәр.
Чәчәкләрне, клумбаларны аномаль эссе һава шартларыннан саклау өчен, шәһәрдә үсемлекләргә төнге су сибү оештырылган. Көн саен 18:00 дән 6:00 гә кадәр «Горзеленхоз» бригадалары эшли, бу җиде махсус машина һәм 40ка якын хезмәткәр. Чаллыда яшел үсентеләргә су сибәргә көн саен 1000 куб тотыла.
Соңгы елларда салым хезмәте салым түләү механизмнарын гадиләштерә һәм гражданнар салым законнарында җиңел ориентлаша, шулай ук үз хокукларын уңышлы гамәлгә ашыра һәм салым түләүчеләрнең бурычларын үти ала торган электрон сервислар исемлеген киңәйтә.
1 июль көнне өлкән буын арасында ел саен үткәрелә торган компьютер чемпионаты узачак. 2020 елга кадәр ул көндезге форматта үткәрелде. Быел чемпионат дистанцион онлайн вариантта узачак. 9: 45 сәгатьтә Мәскәү авиация институты мәйданыннан турыдан-туры трансляция башланачак, ул быел өлкән буын арасында зур киберярышларфиналын үткәрү буенча федераль үзәк булды. Трансляцияне әлеге сылтама буенча карарга була: https://youtu.be/lr8LFZtpnDo .