Чаллыга Россия шәһәрләреннән 101 табиб эшкә килде
Шәһәр Советының чираттагы утырышында Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов 2025 елда башкарылган эшләр турында сөйләде. Ул сәламәтлек саклау өлкәсен үзенең эшендә иң мөһим юнәлеш дип бәяләде.
Шәһәр Советының чираттагы утырышында Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов 2025 елда башкарылган эшләр турында сөйләде. Ул сәламәтлек саклау өлкәсен үзенең эшендә иң мөһим юнәлеш дип бәяләде.
Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов Яр Чаллы шәһәрендә җәмәгать транспорты паркын яңартуны 2025 елның мөһим вакыйгасы дип атады.
Чаллыда 290 мең квадрат метрга якын торак файдалануга тапшырылган.Төзелеш өлкәсендәге нәтиҗәләр турында Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов хәбәр итте.
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен финанслауга шәһәр бюджетыннан 2025 елда 3,5 млрд сумнан артык акча юнәлдерелде. Яр Чаллы шәһәрендә Шәһәр Советының бишенче утырышы узды. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов хәбәр итте. Ул доклад белән чыгыш ясады һәм 2025 елның нәтиҗәләре белән танышты.
2025 ел нәтиҗәләре буенча Чаллыда төяп җибәрелгән продукция күләме 750,5 млрд сум тәшкил итте. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов хәбәр итте.
Хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү турында Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов сөйләде.
Чаллыда тагын бер фитнес үзәк төзеләчәк. Ул заманча «АВАНТА» фитнес үзәге төзү проекты. Проект Казанда Татарстан Республикасы Икътисад министры җитәкчелегендә узган киңәшмәдә хупланды.
Чара 10:00 сәгатьтә башлана.
Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә кар, урыны белән көчле, кайбер районнарда буран.Көндез явым-төшем юк. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка таба 4-9 м/с, урыны белән тизлеге 12 м/с ка кадәр җитә.Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -22..-26, урыны белән -16..-21˚. Көндез максималь температура -20..-22, урыны белән -16..-21˚. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана.
13 нче мәктәп укучылары «Яшь архивист мәктәбе» проектында катнашты. Алар шәһәрнең юбилей даталарына багышланган күргәзмәне карады, төрле чорларның архив документлары белән ташышты.
Анда «Аҗаган» спорт-хәрби уены узды. Балаларда патриотик хисләр тәрбияләү мәктәптә төп бурычларының берсе дип санала. Ул - якын кешеләргә, туган шәһәргә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүне үз эченә алган әхлакый тәрбия бирүнең бер бурычы.
4 февраль көнне 9 дан 15 кә кадәр проспект КАМАЗ — Производственный проезд участогында урнашкан светофор объектын сүндерү планлаштырыла. Элеге участокта электр челтәрләре эшли.
2026 елның 1 гыйнварыннан күп балалы ата-аналар өчен яңа ярдәм чарасы барлыкка килде. 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча ялда булу вакыты иминият пенсиясен формалаштырганда исәпкә алына. Димәк, бу чор иминият стажына кертелә, шулай ук аның өчен индивидуаль пенсия коэффициентлары исәпләнә. Исегезгә төшерәбез, иминият пенсиясен алу өчен кимендә 15 ел стаж һәм 30 ИПК кирәк.
Бүген Чаллы ИТ-паркында «Челныводоканал» оешмасының 30 еллык юбилеен бәйрәм итү узды. Тантаналы чарада Чаллы хакиме Наил Мәһдиев , предприятиенең генераль директоры Кирилл Пузырьков , компания хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты.
Ветеранны Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин , Шәһәр Советы депутаты Андрей Елантьев һәм «40 комплекс» ТИҮ рәисе Маргарита Чибилева котлады.
Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар явачак. Көндез кар, урыны белән көчле була.Төнлә алмашынучан юнәлештәге җил 2-7 м/с, көндез төньяктан, төньяк-көнбатыштан 4-9 м/с. Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -19..-21, урыныбелән -12..-17˚.Көндез максималь температура -11..-13, урыны белән -3..-8˚. Юлларда бозлавык саклана, көндез урыны белән кар көртләре барлыкка килә.
Белешмәләр өчен телефон: (88552) 30-55-78.
Чаллыда өстәмә белем бирү хезмәткәрләре өчен конкурс узды. Финалда урта белем бирү мәктәпләреннән сигез педагог катнашты. Конкурс «Профессионалитет» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына туры килде.
Соңгы вакытта махсус хәрби операция катнашучыларын тыныч тормышка адаптацияләү приоритет юнәлешләренең берсе булып санала. Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгенең хезмәт реестрына 449 сугышчы теркәлгән, шуларның 176 сы инвалидлыкка ия.
Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,15 % тәшкил итә. Бу хакта мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова хәбәр итте.